Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ришвәтчелеккә чик куелсын.

9 декабрь халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан мәктәпләрдә коррупциянең нәрсә икәнен аңлату, аңа каршы көрәш чаралары турында төшендерү максатыннан сыйныф сәгатьләре уздырыла. Чөнки бу хакта күпчелек кеше белеп бетерми дә. Ә бит күпләр үзләре дә сизмәстән, теге яки бу проблемаларын хәл итү өчен ришвәт бирә.

Балаларга кечкенәдән үк коррупциягә каршы көрәш чаралары турында төшендерү һәм “2015-2020 елларда Татарстан Респуликасында коррупциягә каршы сәясәт программасын” реализацияләү йөзеннән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы укучылар арасында “Гадел яшәргә кирәк!” дигән бәйге игълан иткән иде. Әлеге бәйгенең район этабына 27 мәктәптән 116 эш килгән. Комиссия әгъзалары аларны карап, бәяләгәннән соң, 9 декабрь көнне район хакимияте бинасының утырышлар залында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Урыннар апликация, плакат, видеоролик номинацияләре буенча чыгарылган. 
–   Әлеге бәйгедә бик күп укучыларның катнашуы сөенечле. Ришвәтчелекнең нәрсә икәнен әлеге бәйгедлә катнашакан укучылар яхшы аңлыйдыр. Бу инде кеше акчасына, кеше әйберенә тияргә ярамый дигән сүз. Әле безнең харам дигән төшенчә дә бар. Эшләп, тир түгеп тапкан акчаның гына кадере бар дибез. Без балаларыбызны балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән үк шушыларны аңларлык итеп тәрбияләргә тиешбез,  – ди муниципаль  район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева. 
Бәйгегә нәтиҗә ясап, район мәгариф идарәсе белгече Айрат Кәрамов үзенең фикерләрен җиткерде. 
–Ришвәтчелек булган җирдә, ришвәтчелек булган илдә беркайчан да эшләр алга бармый. Моны укучылар белеп үссен иде. Мондый бәйгеләр дә нәкъ шул максаттан чыгып үткәрелә. Балаларның аңына бу фикер кечкенәдән салынса, алар һичшиксез ул адымга бармас дип уйлыйбыз, – диде ул. – Быел алдагы елга караганда эшләр ике тапкырга диярлек күбрәк килгән иде. Әмма бер мәктәптән бер генә эш диелүгә карамастан, 5-6 эш китергән мәктәпләр дә булды. Киләсе елга моны исегездә тотсагыз иде. 
Җиңүче укучыларга Мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырылды. Ә укытучыларына Рәхмәт белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев