Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Табибларга рәхмәт!

Лениза Шәрәпова, поликлиниканың функциональ диагностика кабинеты шәфкать туташы.


Район үзәк хастаханәсендә 1985 елдан бирле хезмәт куя. Хезмәт юлын операция шәфкать туташы булып башлый. Аннан хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Хәзерге көндә функциональ диагностика кабинетында шәфкать туташы булып тора.

-Безнең кабинетта йөрәкне яздырабыз. Бер тәүлек буена авыруның кан басымын тикшереп тора торган аппаратлар белән эшлибез. Йөрәк-кан тамыры авырулары белән бик күп мөрәҗәгать итәләр. Диспансерлаштыру да безнең аша үтә, -ди ул.

Эшемне яратып, чын күңелемне биреп башкарам, дип тә өстәде ак халатлы шәфкать туташы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец лениза алдагы кондэ дж сина зур унышлар гел шулай елмаеп ,шат кунелле булып кал. Котлыйбыз бэйрэмен бн