Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рөстәм Миңнеханов түләүсез туклануны оештыру өчен мәктәп ашханәләрен тикшерергә кушты

ТР Президенты башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Якындагы айда Татарстанда барлык мәктәп ашханәләрендә җиһазлар һәм персонал җитү-җитмәүне тикшерәчәкләр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шундый бурыч куйды.

РФ Федераль Җыенга юлламасында Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның 1 сентябренә кадәр башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай сәламәт туклану оештыруга этаплап күчүне тәэмин итәргә йөкләде, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Бүгенге киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә юлламасында Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның 1 сентябренә кадәр башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүгә этаплап күчүне оештырырга кушуын искә төшерде.

Президентның матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнеханов бер ай дәвамында гомуми белем бирү оешмаларының туклану урыннарына инвентаризация ясарга, шулай ук мәктәп ашханәләренең кирәкле кадрлар белән тәэмин ителешенә бәя бирергә кушкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев