Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Русиядә коронавируска каршы дару чыгарылган

Илебездә коронавируска каршы дару чыгарылган. Аны белгечләр яхшы дип бәяләгән.

COVID-19 чирен дәвалау өчен Русиядә "Мефлохин" препараты кулланылачак. Ул авыруларга вирус белән көрәштә вакытны отарга ярдәм итеп, сәламәтләнүгә өметне арттырачак. Әмма моның белән коронавирусны тулысынча җиңдек, дип әйтеп булмый, ди биология фәннәре докторы, GMU (АКШ) Мәктәбе профессоры Анча Баранова. Аның сүзләренчә, әлеге препарат шундый ук составлы дарулар белән чагыштырганда, куркынычсызрак, дип хәбәр итә "РИА Новости".

"Русиядә кеше сәламәтлеге өчен куркынычсызрак профильле препарат кулланырга карар кылынды. Бу дөрестән дә бик яхшы яңалык. Шатлану өчен сәбәп бар. Әмма, бу әле авыруны тулысынча җиңдек дигән сүз түгел ", - ди Баранова. Ул билгеләгәнчә, инфекциянең шактый авыр үтүе аркасында, кайбер очракларда, вирустан котылганчыга кадәр, организмның бар көче сарыф ителеп бетә. Аның сүзләренчә, "Мефлохин" авыруның хәле уртача авырлыкта булса, бу чир белән көрәш алып бару вакытында организм өчен бер-ике көн вакыт бирә".

Биолог моның озын дистанция буйлап йөгергән вакытта су йотып җибәрүгә тиң булуын әйтте. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, шимбә көнне Федераль медицина-биология агентлыгы (ФМБА) "Мефлохин" дип аталган малярияга каршы препарат нигезендә коронавирусны дәвалау схемасын тәкъдим итте.

Matbugat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев