Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Районыбызда Сабан туен дүрт көн бәйрәм итәчәкбез

Сабан туе – хезмәт туе, Шатлык һәм бәхет туе! Бүген районыбызда халкыбызның ел буена көтеп алган, чиккән сөлгеле, баш батырлы, җайдаклы, кунак-төшемле Сабан туе бәйрәмнәре башлана. Быел Актаныш районы авылларында Сабантуй 11 июньгә, район үзәгенеке 12 июньгә билгеләнде. 13 июньдә дә кайбер авыллар милли бәйрәмебезгә җыелачак.

          Районыбызда Сабантуйлар парадын Сөн буе Сабан туе ачып җибәрә. Район Сабантуеннан ким булмаган бәйрәм Меңнәр авылы янәшәсендәге тугайда, җырларда җырланган Сөн елгасы буенда үткәрелә. Узган ел бәйрәмдә иң якты йолдыз Гүзәл Уразова халыкның күңелен күрсә, бүген исә үзенчәлекле тавышлы, яраткан җырчыбыз Габделфәт Сафин Сөн буе Сабан туеның кунагы булачак. Шулай ук "Сөн буе гүзәле" бәйгесе җиңүчесен дә бүген кич белән беләчәкбез.


               Куян авылында да бүген 17.00 сәгатьтә Сабантуй бәйрәме узачак. Куян Сабан туе традициягә тугры калып ел саен олысы-кечесенең күңеленә үтеп керерлек, кызыклы ярыш-бәйгеләр, тамашалар белән үткәрелә.  Бәйрәмне быел да танылган шоумен, сүз остасы, җырчы Зөлфәт Зиннуров алып барачак. Махсус кунак-якташыбыз, горурлыгыбыз- Газинур Фәрухшин. 


җирлекнең үзәгендә   авыл Сабантуйлары гөрләячәк. Чалманаратта бәйрәмне  авылдашлары, танылган артистлар Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар алып барачак. Кара тәнле Оливер Мукенди рәхәтләнеп “Алмагачлары” җырын сузып халыкны дәртләндерәчәк.

Салават Фәтхетдиновның энесе Айдар Фәтхетдинов һәм Илсаф та бәйрәмне ямьләр дип көтелә. Былтыргы Сабантуйда Оливер яныннан халык өзелмәде, аңа кушылып җырладылар, фотога төштеләр-үзе бер Сабантуй ясады кара тәнле татарча җырлаучы артист.


                  Чөгәнәдә исә Сабантуйны Татарстанның атказанган артисты, юмор остасы Данир Сабиров алып барачак. Бу хакта артист үзенең телеграмм-каналында хәбәр итә. 

               13 июньдә Яңа Әлем авыл Сабан туен татар-башкорт эстрадасы йолдызы Ришат Төхвәтуллинның искиткеч тавышы ямьләячәк. 

             Хөрмәтле якташлар, кадерле авылдашлар, мөхтәрәм райондашлар, туган ягыбызны сагынып кайткан Сабан туй кунаклары!

              Сезне милләтебез горурлыгы булган Сабан туе белән котлыйбыз! 

Сабан туе бәхет туе ул. Сабантуйлы авылда яшәеш кайный, тормыш чәчәк ата. Бу олы бәйрәм һәммәбезгә күтәренке кәеф, яшәү дәрте бүләк итсен! Күңелләргә якты хисләр бирсен, киләчәккә өмет һәм ышанычны арттырсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев