Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сергей Иванов татарстанлыларга эчке туризм турындагы сорауларына җавап бирәчәк

#ТатарстанОнлайн программасы эфиры 30 июньдә булачак.

Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов 30 июньдә республика халкының социаль челтәрләрдәге рәсми берләшмәләрендә сорауларына онлайн җавап бирәчәк. Бу хакта Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
 

#Татарстан-Онлайн программасында Сергей Иванов тамашачыларга Татарстанда эчке туризм үсеше, шулай ук коронавирус пандемиясе вакытында туротармакның яңа программалары һәм яшәеше турында сөйләячәк.
 

Шулай ук, кызыксындырган сорауларны онлайн режимда интернет-кулланучылар бирә алачак. Аларның иң популяр булганнарына Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты башлыгы туры эфирда җавап бирәчәк.
 

Трансляция 12.30 сәгатьтә «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм YouTube социаль челтәрләрендә Татарстан Республикасының рәсми битләрендә узачак.
 

Трансляцияне түбәндәге сылтамалар буенча карарга мөмкин булачак:

https://vk.com/video-85877975_456241464

https://ok.ru/live/2752595238582

https://www.youtube.com/watch?v=FXTYmtNdczo
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев