Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Синоптиклар 35 градуслы эсселек турында кисәтә

Якын көннәрдә республика территориясендә һава торышын антициклон билгеләячәк.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстанда бу атнада элеккеге атнадагы кебек эссе һава торышы сакланачак, бераз салкынаю ялларга гына көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. 

Сишәмбе, 7 июльдә, һәм чәршәмбе, 8 июльдә, республика «Екатеринбург өстендәге үзәк белән көнчыгыш антициклонның көнбатыш перифериясендә» булачак. Явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы 16-23 градус, көндез 29-34 градус булачак.

Синоптиклар мәгълүматына караганда, 9 июльдә төнлә  төбәктә һава торышын антициклон билгеләячәк: явым-төшем булу ихтималы аз, һава температурасы +18 градустан +23 градуска кадәр фаразлана.

Әмма көндез Татарстанга башта атмосфера фронты, ә аннары көньяк циклонның җылы секторы киләчәк. Урыны белән яшенле яңгырлар явачак, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. 30–35 градус эсселек көтелә.

Реклама

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга, 10 июльдә һәм шимбә, 11 июльдә, республикада һава торышы тотрыксыз – кыска вакытлы һәм яшенле яңгыр булачак. 10 июльдә көндез һава температурасы +27..+32 градуска кадәр булса, 11 июльдә, салкын фронт килгәнлектән, көндез температура +23,.. +28 градуска кадәр күтәрелә.

Tatar-inform

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев