Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген Агыйделләргә җиткән Сөн буенда милли бәйрәмебез гөрләде

Cөн буе Сабан туена килүчеләрне әллә каян ук райондашларыбызның гына түгел, барлык татар халкының яраткан җыры каршы алды.

          Сөн буйлары бөдрә урман,
Агыйделләргә җиткән.
Сөн буйларын, Чишмә авылын
Ник барып күрдем икән?!


Бер гүзәлен сагынам Чишмәнең,
Оныталмасам аны, нишләрмен?!

      Әлеге җырның авторлары Мостафа Ногман белән Сара Садыйкованың үзен дә күрде Сабантуй кунаклары.

Сөн тугайларында иген иккән, шифалы печәне белән туендырып терлек асраган  хезмәтчәннәрне хөрмәтләү тантанасында, ягъни  пролог өлешендә “Чишмә” агрофирмасының бүгенге уңышлары белән бергә данлы тарихы чагылды.  

          Зур экраннарда хуҗалыкны биек үрләр яуларга этәргән рәис Ясәви Хөсәенов белән бергә легендар "Оныта алмасам, нишләрмен" җырының авторларын да искә алдык. Дистә елга якын оештырылган Сөн буе Сабан туеның төрле еллардагы мизгелләрен экранда кабат күздән кичердек.

                 Елдан- ел  Сөн буе Сабан туе матуррак, күркәмрәк төс ала. Кунакларны Сөн елгасы басмасыннан ук шушы изге җирнең мул уңышыннан пешерелгән икмәк һәм татлы чәкчәк белән каршылыйлар. Әкияти хозурлык биредә- басманың бер ягында фонтаннан аткан су тамчылары җемелди, икенче якта су өсләп хозурланып килкргә көймәләр көтеп тора.

Балалар өчен уен-аттракционнар- таулар, сикертмәләр эшли.  Тәм-том, шашлык, төрле халык ашларын учакта пешереп сату нокталары бәйрәмнең байлыгы, муллыгы турында сөйли. 


                Быелгы Сабан туе “Чишмә” агрофирмасының хөрмәтле механизаторы Әнис Әхнәпов өчен аеруча куанычлы.

Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдәге күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Әнис Әхсән улы “Татарстанның Республикасы Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” исеменә лаек булды. 


-    Шушы җирдән, туган җиремнән беркая да китмәдем. Хуҗалыкта 1992 елдан бирле, армиядән кайткач эшли башладым. Һәрвакыт алдынгы урыннарда бардым. Авылда калганыма үкенмим, авылда да зур дәрәҗәләргә ирешеп була, бары эшләргә кирәк,- диде быелгы Сабан туеның да Кыр батыры Әнис абый. Ул алдынгы савымчы Гөлназ Сәлимгәрәева белән Сабан туе әләмен дә күтәрү хокукын яулады.


                 Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов алны-ялны белмичә, көнне төнгә ялгап эшләгән хуҗалык хезмәтчәннәренә  зур рәхмәтләрен әйтеп бәйрәм белән котлады. 

-    Сабан туен бәйрәм итәргә тулы хакыбыз бар. Былтыр корылык булу сәбәпле, игеннәребез без көткән уңышны бирмәде. Быел шифалы яңгырлар яуды, игеннәребез күкрәп үсеп килә, алга таба да табигать шартлары уңай булып, сөенеп, мул уңыш җыеп алырга язсын,- диде Энгель Нәвап улы һәм “Чишмә” агрофирмасы директоры Ирек Галимов белән алдынгыларга мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, бүләкләр  тапшырды. 


                   Саф, чиста сулы, көчле дәрт белән бормаланып аккан кодрәтле Сөн буена урнашкан ут күршеләребез- Башкортстанның Шаран, Илеш, Бакалы районнары җитәкчеләре дә Сабан туенда кунак буларак катнашты, халкыбызны хөрмәтләп бәйрәм сәламнәрен юллады.

                Быелгы Сабан туе программасын баетып, төрле ярыш-бәйгеләргә ямь биреп тагын бер конкурс оештырылды,  бәйрәмдә “Сөн буе гүзәле”н билгеләделәр.

Районыбызның берсеннән-берсе сылу, гүзәл 5 кызы мәртәбәле жюри каршында үзләре белән таныштырды, Сабан туе кунаклары алдында сәләтләрен күрсәтеп җырлады, биеде һәм нәфис сүз белән чыгыш ясады. "Сөн буе гүзәле" булып Ленара Гаянова танылды.


               Мәйданнан татар халкының моңнары бертуктамый җиңүгә рухландырып торды, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае артистлары , “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы

бер-бер артлы чыгышларын тәкъдим итте.  Ә инде Сабан туе кунагы, Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин, нур өстенә нур бөркеп, дәртле , мәгънәле, тирән эчтәлекле җырларын башкарды. 


 

                      Сөн буе Сабан туе барлык милли ярыш-бәйгеләрне колачлады.

Берничә яшь аралыгында көрәш батырлары ачыкланды,

көянтә белән су ташу, йомыркалы кашык кабып йөгерү,

капчык сугышы, кул көрәштерү, әтәчле баганага менү, авыш баганага менү кебек уеннарга өстәлгән аякны тышаулап йөгерү,

пычкы белән утын кисү кебекләренә олысы-кечесе чират торып катнашты.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев