Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Табибларга рәхмәт!

Илдус Латыйпов, балалар табибы, участок педиатры.

Уфа медицина университетын тәмамлап, 2006 елдан район үзәк хастаханәсендә участок педиатры булып эшли башлый. Бүгенге көндә балалар бүлеге табибы да булып тора.

-Эшемне бик яратып башкарам. Балалар белән эшләве рәхәт тә, күңелле дә. Алар сиңа чын күңелдән елмаялар. Еласалар, тынычландырасың да, күңел күтәрелеп китә. Аларның терелә башлауларын күрү, үзе бер рәхәт, -ди ул.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, соңгы берничә айда укучылар мәктәпләргә, балалар бакчаларга йөрмәгәч, балалар арасында авыручылар бик сирәк булды ди табиб.

-Бу контактның әзлегенә, баланың стресслар кичермәвенә бәйледер дип исәплим. Туңдырма ашап, салкын су белән уйнап, берничә бала авырып мөрәҗәгать итте. Аларын да тиз арада дәвалый алдык, -ди. - Каникул чорында да әти-әниләргә балаларыгызга игътибарлы булыгыз диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    илдус фликсович хонэри бэйрэмегез белэн,сезгэ семья бэхете,балалар куанычы телибез,чыннан да сезнен Янга барып кайту белэн балалар терелеп китэ,сездэ как я понимаю балаларга булган ярату кочледер могаен тагын Бер кабат бэйрэмегез белэн