Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Табибларга рәхмәт!

Рифа Ибраһимова, гомум-гамәли табибәсе, фтизиатр.


Әлеге табибәнең район үзәк хастаханәсендә хезмәт куя башлавына быелның сентябрь аенда 30 ел тула.

Медицина институтын тәмамлагач, эшкә кайткан табибә бар көчен халык сәламәтлеген кайгыртуга багышлый. 2006 елдан гомум-гамәли табибәсе булып эшли. Актаныш, Аскы Актаныш, Иске Сәфәр, Усы авылларында яшәүче 1600 кешегә хезмәт күрсәтә.

Реклама

– Хәзер табиблар чиратлап ярты көн  бокс-фильтрда дежур торабыз. Кеше бик күп килә. Вируслы пневмания белән бик күп кеше авырый. Авылларда да чирләүчеләр нык күп. Авылга бер авыру килеп керде икән, тыям димә. Хәтта аның эзлеклелеген дә белеп бетереп булмый. Шуның өчен халыкка, бигрәк тә олы яшьтәгеләргә мөрәҗәгать итәсе килә. Күп кеше белән аралашудан тыелсыннар иде. Читтә яшәүче балалары да кайтмый торсыннар иде, – ди ул.

–  Хезмәтемне нык яратып башкарам. Эшебезне күрәләр, бәялиләр, зур рәхмәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев