Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Танылган песи Виктор Рөстәм Миңнеханов янына кунакка кергән

Татарстан Президенты үзенең эш кабинеты тәрәзәсеннән төшерелгән традицион фотоны урнаштырды, фотода шулай ук республиканың үзенчәлекле кунагы да сурәтләнгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш кабинеты тәрәзәсеннән төшерелгән Ирек мәйданы фотосын Instagram аккаунтында урнаштырды. Шулай ук фотода танылган симез песи Виктор да сурәтләнгән.

Искәртеп үтик, песи һәм аның хуҗасы — блогер Михаил Галин Казанга кичә иртән поездда килде.

«Ул (песи) Татарстан халкына республика Президентының эш кабинетыннан хәерле иртә теләде һәм чын татар каймагы белән сыйланды», — дип яза «Аппаратная» Telegram-каналы.

Реклама

Блогер үзенең йорт хайваны белән Казанда өч көн — 11-13 мартта булачак. Бу гадәти булмаган тандем Казанның истәлекле урыннарын бәяли алсын һәм җирле үзенчәлекләрне тойсын өчен Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетында мәдәни программа әзерләгәннәр.

Кичә Михаил Галин һәм аның песие Кремль яр буенда булды һәм Казан Мәчесенә куелган һәйкәлне дә карады. Шулай ук алар Казан Кремлендә, Чәк-чәк музеенда булырга, Зөя утрау-шәһәрчегенә һәм Иннополиска барырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев