Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: "Актаныш-информ" үзенең Яз сылуын билгеләде (+БҮЛӘКЛӘҮ МИЗГЕЛЛӘРЕ)

Бәйге нәтиҗәсе буенча билгеләнгән җиңүчене исә бүген “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы җитәкчесе Руслан Усманов шәхсән үзе тәбрик итте.

Ниһаять бүген “Актаныш-информ” үзенең Яз сылуын билгеләде. Әлеге титулга дәгъва кылучыларның өч дистәгә якын булуын да билгеләп үтми мөмкин түгел. Кыска гына вакыт эчендә безнең бәйге зур популярлык казанды. Яз сылуларыбыз үзләре дә тавыш җыю өчен киң кырлы агитация эше алып барды. Кыскасы, “Актаныш-информ” ның Яз сылуын бөтен интернет белән эзләдек. 


Ике баскычтан торган тавыш бирү бәйгедә катнашучыларның һәрберсенең дә чын Яз сылуы булуын исбатлады. 


Бәйге нәтиҗәсе буенча билгеләнгән җиңүчене исә бүген “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы җитәкчесе Руслан Усманов шәхсән үзе тәбрик итте. Безнең Яз сылуы булып Актаныш кызы Алия Әкрамова танылды. Очрашуга килгән туташ елмаюы белән бөтен бүлмәне нурга төрде. Чыннан да, Алиянең йөзендә кояшлы, назлы яз чагыла иде. 


“Актаныш-информ” сылуы белән тиз генә аралашып алырга да өлгердек: 


- Алия, әлеге бәйгедә хакында каян, ничек ишеттең? 
- Иң беренче әнием әйтте, аннан инде “Актаныш-информ”ның интернет чыганакларыннан тулы мәгълумат алдым. 

- Мөгаен, танышларың арасында бер мәлгә йолдызга әверелеп алгансыңдыр? 
- Әйе, гаиләбезнең дуслары, якыннар барысы да җиңү теләде, Себер якларында яшәүчеләр дә минем өчен үз тавышын бирде. 

- Мондый бәйгеләрне киләчәктә дә оештырырга кирәкме? 
- Һичшиксез кирәк! Бәйгедә катнашучыларда үз-үзләренә карата ышаныч арта, сезнең интернет чыганакларны да зур кызыксыну белән күзәтә башлыйлар. 

- Гаиләгез “Актаныш таңнары” газетасына языламы, Алия? 
- Язылабыз. Әле менә икенче яртыеллыкка язылырга җитешми йөрибез... 



Яз сылуына бүләкне бик вакытлы һәм урынлы сайлаганыбызны белеп, канәгать елмаябыз. Алиягә “Магнит Косметик” кибетеннән бүләк сертификаты белән беррәттән “Актаныш таңнары” газетасына ярты елга язылу хакында квитанция дә тапшырдык. 

Яз сылуының йөзендәге шат елмаюга табигать тә битараф калмады – болытлар арасыннан ялтырап кояш чыкты. 

Язылучыларыбыз канәгать булгач, бәйгеләр дә дәвам итәчәк, дуслар! Аның чираттагысы “Татар кызы – милләтемнең нуры” дип атала. Бәйге һәм аның шартлары белән сылтама аша үтеп танышыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев