Актаныш

ТАРИХИ МИЗГЕЛ: Актаныш районына Тынычлык Байрагы тапшырылды

24 октябрь көнне Актаныш районына Рерих Пакты - фән һәм сәнгать оешмаларын һәм тарихи һәйкәлләрне яклау турындагы халыкара килешү символы - Тынычлык Байрагы тапшырылды.

Туган як музее директоры Мирсил Әхлетдиновка  Тынычлык Байрагын Камчатка өлкәсендә, Чукотка автоном округында һәм Саха Республикасында булган Тынычлык Байрагы эстафетасы катнашучысы Тамара Макаренко тапшырды. Әлеге байрак Актанышның Туган як музеенда  сакланачак.


 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: