Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТАРИХКА ТЕРКӘЛГӘН МИЗГЕЛ: Э.Н. Фәттахов үз сүзен язды (ЭКСКЛЮЗИВ)

Берничә мизгелдән ак кәгазьдә кып-кызыл булып мөһим сүзләр барлыкка килде. Район башлыгының имзасы белән ныгытылган сүзләр, чыннан да, уйланырлык та, сокланырлык та иде.

Бүген Актанышта үткән мәдәният хезмәткәрләре конференциясе кысаларында оештырылган күргәзмәдә " Безнең эзләр, безнең сүзләр" дип исемләнгән стенд та бар иде. Киләчәктә шушы ак кәгазьдә райондашларыбызның фикерләре, теләк-тәкъдимнәре урын алачак.

Район башлыгы Э.Н. Фәттахов бүген әлеге стендта беренчеләрдән булып үз сүзен язды. Тарих битләрендә үз эзен калдырачак сүзләрне язганчы, Энгель Нәвап улы шактый уйланып торды. Теләк тә, тәкъдим дә, этәргеч тә булып торачак сүзләргә тирән мәгънә саласы килүе аерым-ачык сизелде аның.

Берничә мизгелдән ак кәгазьдә кып-кызыл булып мөһим сүзләр барлыкка килде. Район башлыгының имзасы белән ныгытылган сүзләр, чыннан да, уйланырлык та, сокланырлык та иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев