Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Роспотребнадзор Татарстан киоскларында якынча 30 килограмм снюс тапкан

Ведомство хезмәткәрләре 495 сәүдә урынында планнан тыш тикшерү үткәргән, бөтен табылган продукциягә арест салынган.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Идарә җитәкчесе Марина Патяшина, ”Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан Республикасы киоскларын һәм кибетләрен тикшергән  вакытында 30 килограмм тирәсе снюс тапкан”, - дип хәбәр итте.

“Безнең республикада бу продукцияне тарату һәм куллану быелның ноябрендә барлыкка килде. Мондый продукцияне күп җирдә саталар. Иң мөһиме мәктәп һәм мәгариф учереждениеләре янында сату. Ике мең данә продукциягә куркынычсызлыгын  раслаучы документлар булмаган. Без Яңа елда да эшләячәкбез”-, диде Татарстанның санитар табибы.

495 сәүдә урынын тикшергәннән соң 43 урында снюслар тапканнар. Бу продукцияга арест салынган һәм ул юк ителәчәк .

Снюсның суыра торганнары һәм чәйни торганнары чыккан. Шулай булгач, бу продукцияга сыйфаты һәм куркынычсызлыгын раслый торган сертификат булырга тиеш. Моның куркыныч булуын Роспотребнадзорның лабароторияләре раслаган”, - диде Марина Патяшина.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев