Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан Республикасында "Кышкы каникуллар" профилактик чарасы старт алды

2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 8 гыйнварына кадәр балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан Татарстан республикасы территориясендә «Кышкы каникуллар» дигән киң масштаблы чара старт алды.

2019 елның 11 ае эчендә Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 520 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 15 бала һәлак булган һәм 548 бала яраланган. Балалар катнашында аварияләрнең күп булуы, аеруча борчу тудыра. 2019 елның 11 ае эчендә республика юлларында 11 пассажир бала һәлак булды. Балалар күпләп була торган урыннарда, балалар юл-транспорт һәлакәтен кисәтү максатыннан, ЮХИДИ хезмәткәрләре кечкенә җәяүлеләрне дә игътибардан читтә калдырмаячак. Алар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактларын яшь инспекторлар отрядлары хәрәкәте, педагоглар, ата-аналар комитетлары, «ата-ана патруле», гражданнарның инициатив патруль төркемнәре полиция белән берлектә кисәтәчәкләр. Хокук бозулар турында мәгълүмат уку урынына биреләчәк алар белән профилактик эш алып барылачак. Шулай ук полиция хезмәткәрләре тарафыннан, белем бирү оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәреләчәк, автотранспорт предприятиеләрендә һәм авто-мәктәпләрдә тематик лекцияләр оештыру да планлаштырылган. Шуны әйтеп узарга кирәк, 2015 елның 1 нче июленнән, юл хәрәкәте кагыйдәсенә үзгәрешләр кертелде. Торак пункттан тыш юл читеннән караңгы вакытта юлны аркылы чыккан яки юл яныннан барган җәяүлеләргә ерактан ук күренеп тора торган махсус яктылыкны чагылдыручы элемент булган кием кию мәҗбүри. Әлеге кагыйдәне үтәмәгән очракта җәяүлегә 12.29. матдәсе нигезендә 500 сум штраф салына. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләрне торак пункттан тыш кына түгел, ә торак пункт эчендә дә әлеге төр яктырткыч элементларны киеп йөрергә өнди. Чөнки руль артында утыручы шофер машинаның якын уты кушылган очракта да, караңгыда хәрәкәт итүче жәяүлене 50 метрдан гына күрә ала. Ә киемендә яктылыкны кайтаручы элемент булса күрү аралыгы 200 метрга кадәр җитә. Әлеге элементлар җәяүленең куркынычсызлыгын 65% ка киметә. 
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска, һава торышлары кинәт үзгәргән вакытта, саклык белән йөрергә чакыра. Онытмагыз,юл хаталарны гафу итми!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев