Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан Төзелеш министрлыгы: Авыл мәдәният йортларына ихтыяҗ һаман да бар

Ел ахырына кадәр Татарстан авылларында тагын 21 мәдәният йорты төзеләчәк, алар өчен 228 млн сум бүлеп бирелгән.

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Татарстанда авыл клублары төзү проекты дәвам итәчәк. Чөнки аларга һаман да ихтыяҗ бар. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев сөйләде.

“Бездәге төрле юнәлештәге клублар 50, 100, 200 һәм 300 кешегә исәпләнгән. Ерак авылларда аларга ихтыяҗ бар. Аларның әһәмияте бетмәде, шуңа күрә әлеге программа бүген дә гамәлдә”, - диде министр урынбасары.

Реклама

2019 елда 21 авыл клубы төзү планлаштырыла. Аларны төзү өчен 228 млн сум бүлеп бирелгән.

  • Татарстан авылларында мәдәният йортлары республика программасы буенча 2012 елдан бирле төзелә. Бу вакыт эчендә республикада 285 мәдәният оешмасы барлыкка килгән. Алардан 44 мең авыл кешесе куллана.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/16/189885/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев