Татарстанда Covid-19 авыруының 75 яңа очрагы ачыкланды
Актаныш районында коронавирус йоктыручылар бармы?
(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган, аларның икесе генә читтән кертелгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«27 кеше хастаханәгә урнаштырылды, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 48 кеше өйдә дәвалана», — диде Галимова.
Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр (24 кеше), икенче урында — 50дән 60ка кадәргеләр (16 кеше) булуы ачыкланган.
Чир йоктыручыларның күбесе Казанда (63), икенче урында — Апас районында (биш очрак) теркәлгән. Өченче урында - Биектау районы, анда Covid-19 авыруының өч очрагы расланган.
Татарстанда коронавирус диагностикасы башланганнан бирле 2475 кешедә авыру ачыкланган. Аларның 1452се савыккан, шул исәптән 151 кеше узган тәүлек эчендә терелгән. Актаныш районында яңа авыру очраклары соңгы тәүлектә – ачыкланмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев