Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда "Kazan Digital Week" халыкара форумы узачак

21-25 сентябрь көннәрендә Татарстанда Халыкара Kazan Digital Week 2020 форумы узачак. Аны Россия Хөкүмәте ярдәме белән  ТР Министрлар кабинеты оештыра.

Чараның төп идеясе-ерак форматта белгечләр арасында максималь фәнни һәм икътисади нәтиҗәгә ирешү. Форум программасына дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр кертелгән. Продукция җитештерү урыннары һәм лабораторияләр буенча техник турлар, Казан буенча экскурсия турлары каралган.

Оештыручылар бирегә Көнчыгыш Европа һәм Азия илләрендә, шул исәптән Россиядә, Татарстанны да кертеп, цифрлы интеллектуаль технологияләрне үстерү һәм гамәлгә кертү перспективалары белән кызыксынучыларны чакыра.
 

Вакыйга, теркәлү, катнашу һәм бастырып чыгару шартлары турында тулырак мәгълүмат kazandigitalweek.ru һәм kazandigitalweek.com сайтларында тәкъдим ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев