Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда сайлау комиссиясе хезмәткәрләре Конституция буенча тавыш бирү алдыннан укулар уздылар

Бүгенге көндә Татарстан сайлау системасының 21 меңнән артык вәкиленең һәркайсы үзләренең һөнәри квалификацияләрен күтәрде.

Татарстанда Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү алдыннан барлык сайлау комиссиясе хезмәткәрләре мобиль кушымта ярдәмендә укулар узган. Бу турыда ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иткән.

“Татарстан сайлаучысы” мобиль кушымтасы – уникаль белем бирү-мәгълүмати программалар белән тәэмин итү. Бу белем бирү технологиясе комиссия әгъзаларына хокукый белемнәр дәрәҗәсен кулланып сайлау кампанияләрен югары профессиональ әзерлек дәрәҗәсендә үткәрергә ярдәм итәргә тиеш", - дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«Татарстан Сайлаучысы» мобиль кушымтасына өйрәтү материаллары, видеороликлар, методик ярдәмлекләр һәм белешмәлекләр керә. Сайлауларны оештыруда катнашкан һәр кеше аның өчен уңайлы вакытта шөгыльләнергә мөмкин. Система кулланучының тест нәтиҗәләрен анализлый һәм аның нәтиҗәләре буенча шәхси кабинетына белемнәрне ныгыту өчен тәкъдим ителгән материалны җибәрә.

Бүгенге көндә һөнәри квалификациясен Татарстан сайлау системасының 21 меңнән артык вәкиленең һәркайсы күтәрде. Бу комиссияләрнең тулы составы, Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көнен уздырганда, ТР Президентын һәм җирле совет депутатларын сайлауда, шулай ук, Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлауда катнашачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев