Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанның алты балалар бакчасы ата-аналарга бушлай консультация үзәкләре оештырган

Әлеге мәгариф учреждениеләре «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Балалы гаиләләргә ярдәм итү» федераль проектында җиңде.

Җиңүчеләр арасында — Казанның Яңа Савин районындагы 151нче, Мәскәү районындагы 403нче балалар бакчалары, «Егоза» белем бирү үзәге һәм Чаллы шәһәренең 95нче «Балкыш»,

12нче «Гусельки» һәм 105нче «Дюймовочка» балалар бакчалары бар.  Шулай ук әлеге үзәкләрнең белгечләре күчмә консультацияләр дә оештыра — ерак торак пунктларда яшәүче ата-аналар белән очрашулар үткәрә.

2019 елда 18 яшькәчә балалары булган ата-аналарга барлыгы 120 200 консультация уздырылган. Бу эш 2020 елда да дәвам итә. Консультация үзәкләренең эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны балалар бакчаларының сайтларыннан карап белеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев