Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Түбән Камада биш яшьлек баланың ашказанына, эчәклегенең бер өлешенә чәч тулган

Балалар йотып җибәргән чәч, йон кисәкләре чыгып китми, алар бергә укмашып, азык массалары, лайла белән беркетелеп ныгый, сагыз яки пластилин йотканда да каты төен барлыкка килергә мөмкин.

Түбән Каманың шәһәр балалар хастаханәсендә биш яшьлек кызга операция ясаганнар. Баланың ашказаныннан бер метр озынлыкта чәч төенен алганнар. Бу төен 300 грамм авырлыкта булган. Әлеге вакыйга турында хастаханәнең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Кызның эче авырта, коса, күңеле болгана һәм аны әти-әнисе хастаханәгә алып килә. Табиблар тикшергәннән соң, баланың бөтен ашказаны, нечкә эчәклегенең бер өлеше, уникеилле эчәклеге тыгыз чәч төене белән тыгылган була. Бу чәчләрне алу өчен операция ясыйлар. Хәзер бала үзен яхшы хис итә, аны тиздән өенә җибәрәләр.

Хирургия бүлеге җитәкчесе Алексей Спиридонов сүзләренчә, мондый патология сирәк очрый. Гадәттә ул балаларда, еш кына кызларда була. Бу балалар чәчләрен, киез, йон әйберләрне чәйнәү, йоту гадәтеннән интегә. Йотып җибәргәч, чәчләр ашказанында кала, шулай итеп «чәчле шеш» барлыкка килә. Укмашып беткән чәчләр азык массалары, лайла белән белән беркетелеп ныгый. Балалар сагыз яки пластилин йотса да шундый төен — безоар барлыкка килергә мөмкин.

Табиблар әти-әниләргә балаларын, аларның гадәтләрен яхшырак күзәтергә киңәш итә.

Intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев