Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Теләкәй ата-аналары хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашты

Укучылар тарафыннан төрле тәртипсезлекләр эшләнгәнче, аларны алдан кисәтү урынлы. Шул максаттан, Теләкәй мәктәбендә тармакара җыелыш булды.

Биредә ата – аналар, Россия эчке эшләр министрлыгы Актаныш районы бүлекчәсе полиция подполковнигы Котлыяров Салават Мөҗәһит улы, майор Басыйров Рузил Рәиф улы, ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтова Ләйсән Рәдиф кызы, республика  Әтиләр Советының Актаныш районы  бүлеге  җитәкчесе Сәләхов Рамил Җәмигънур улы, республика ата – аналар советының Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы катнашты.
Мәктәп директоры Әхмәтов Рәмзил Хуҗагали улы ата – аналарны килгән вәкилләр белән таныштырды. Мондый очрашуларның беренче генә булмавын искәртте.
Котлыяров С.М. районда балигъ булмаган яшүсмерләр тарафыннан кылынган тәртипсезлекләр турында сөйләде. Яшүсмерләрнең кич урамда йөрүләре аяныч тәмамланырга мөмкин булуын һәм шуңа күрә ата – аналарга балаларны контрольдә тоту, аларның кайда, кем белән очрашулары турында кызыксынып торырга кирәклеге турында искәртте. Хәзерге заманда киң колач ала барган экстремизм, террорчылык турында үз фикерен эйтте. Балаларның компьютерда, телефонда кирәкмәгән сайтларга кермәүләрен, күзәтчелек итүләрен сорады.
Ләйсән Рәдиф кызы республика буенча укучылар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләре турында сөйләде. Һәм ата – аналардан балаларының тиешле  яше тулмыйча велосипедта, мопедта юлга чыкмауларын үтенде. 
Рамил Җәмигънур улы әти тәрбиясенең гаиләдә зур көчкә ия булуы турында дәлилләр китерде. Малай кеше чын ир булып үсеп җитсен өчен әти кешенең күп акыл көче, кырыслыгы, түземлелеге, яхшы үрнәк күрсәтә һәм уртак тел таба белүе таләп ителә. Бигрәк тә әни кеше әтигә карата хөрмәт белән караса, аны олыласа, гаиләдә тәртипле балалар үсәчәк. Шулай ук хезмәт тәрбиясе һәм мәктәп белән тыгыз элемтәдә булган очракта гына, безнең киләчәгебез ышанычлы кулларда булыр дип, сүзен йомгаклады Рамил  Җәмигънур улы.
Уку – укыту эшләре буенча директор урынбасары Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы әти – әниләргә, килгән кунакларга рәхмәт сүзләре җиткерде. 
Мондый очрашулар, эчкерсез аралашулар тагын да кирәктер дип уйлыйм. Балаларның юлларында бары тик яхшы кешеләр генә очрасын. Аларны саклау һәм яклау уртак бурычыбыз булсын иде.

Эльвира Миргалимова
Теләкәй мәктәбе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев