Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТӘРБИЯ СӘГАТЕ: Район ЗАГС бүлегендә - Гаилә мәктәбе дәресләре (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Актанышның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге каршында Гаилә мәктәбе оештырылып, ул берничә ел нәтиҗәле эшләп килә.

Биредә даими рәвештә укучылар белән очрашулар үткәрелеп, аларга гаилә асылы хакында үтемле сүзләр сөйләнә, очрашуда катнашучылар үзләренең тормыш тәҗрибәләренә таянып, балаларга бу юнәлештә үгет-насыйхат бирә. 

Аның чираттагысы бүген, 25 октябрь көнне үтте. Актанышның беренче санлы мәктәбенең унынчы сыйныф укучылары белән очрашуга район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова, өлкән психолог Фәһимә Шәйгарданова һәм Актаныш муниципаль районы имам- мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазиннар килгән иде.  

Реклама

Чараны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева алып барды.

Укучылар район ЗАГС бүлегенең эшчәнлеге белән танышты. Гөлфинә Баян кызы яшьләргә акт язуларының саклану урыны булган архив эшчәнлеген аңлатты. Гаилә мәктәбе кысаларында оештырылган очрашудан укучылар үзләренә бик күп файдалы мәгълумат алдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев