Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тугыз дистәсен түгәрәкләде

Күҗәкә авылында гомер кичерүче Мөзәккирә Гәрәевага 2 декабрьдә 90 яшь тулды.

Хуҗалыкта эшләп, лаеклы ялга чыккан, 6 бала тәрбияләп үстергән Мөзәккирә Бәдертдин кызы бәхетле, тыныч тормышыннан канәгать. Гомере хуҗалыкта авыр хезмәттә үтсә дә, үткән  елларны сагынып искә ала. Гаилә бәхетен тапканына, балаларының тәртипле, итагатьле булып үсеп, үз куышларын корып, туганлыкны онытмауларына сөенеп яши. 
Өлкән буын вәкиленә 6 баласы да, оныклары да олы хөрмәт, тирән ярату белән карый. Өендә нур бөркелә. 
Мөзәккирә Гәрәевага Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикнамәсен, район җитәкчелегенең бүләген район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова тапшырды. Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Илдар Мусин да юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев