Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тузиков: Конституциягә төзәтмәләр безнең тарихны спекуляцияләрдән яклаячак

Илнең төп документына тарихи хакыйкатьне яклау турында маддә кертеләчәк.

Россия Конституциясендә тарихи хакыйкатьне яклау турындагы төзәтмәләр безнең хәтеребезне һәм тарихыбызны ил эчендә дә, аннан читтә дә спекулянтлардан яклауга юнәлтелгән. Бу фикерне Казан илкүләм тикшеренү технология университетының «Дәүләт, муниципаль идарә һәм социология» кафедрасы мөдире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә әйтте.

«Без бүген үткәннәр белән чын мәгълүмати сугыш башлануын күрәбез. Без, Россия гражданнары буларак, бу һөҗүмнәр өчен төп объектлар булып торабыз. Илне Бөек Ватан сугышы килеп чыгуда гаепле димәкче булалар. Бу спекуляция омтылышлары кебек күренә», — дип сөйләде Тузиков.

Ул бабаларыбызның бу истәлекләре — мәдәни кодка язылган әйбер, дип өстәде. Һәм Россия халкының үз идентификациясе Бөек Ватан сугышында җиңү белән турыдан-туры бәйле, диде.

«Бу төзәтмә яхшы белән начарны төгәл билгеләргә тиеш. Әгәр дә без үз тирәбездә мондый төзәтмәләр кабул ителгәнен күрмәсәк, ул алай ук кирәк тә түгелдер», — диде социология фәннәре докторы.

Аның сүзләренчә, Европаның күп илләрендә Икенче бөтендөнья сугышы вакытлары турында ялган тарихи фикер туплана.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплады.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев