Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тырышларга бәхет елмая

Октябрь аенда башланып, 20 көн буе инстаграм социаль челтәрендә барган республикакүләм тәмлемарафонга йомгак ясалды. Финалга чыгучыларны котлау тантанасы 9 ноябрь көнне Казанның “Тәмле булсын” ресторанында булды.

Республикакүләм дип кенә башланган марафонга унөч район – Лаеш, Әтнә, Кукмара, Яшел Үзән, Арча, Балык Бистәсе, Норлат, Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Сарман, Теләче, Актаныш, соңыннан Марий Эль, Башкортстан аш-су осталары да кушылып китте.
– “Татнефть”не үстерү фонды тарафыннан “Тәмле булсын” рестораны белән берлектә үткәрелгән бу тәмлемарафон иң текә аш-су проектларының берсе булды, –  дип чыгыш ясаган марафонны оештыручыларның 
берсе Раил Гатауллин. 
Чынлап та, вконтакте һәм инстраграм  социаль челтәрләрендә 1000нән артык “тәмле марафон” хештегы урнаштырылган, димәк шул ук санда аш-су да халыкка тәкъдим ителгән була түгелме соң? Һәркемнең үз сере, изюминкасы бар; аш-су әзерләүдә дә…
Милли ризыкларыбызны интернет челтәрендә популярлаштырган, татар табынының серләрен  гаиләсенә генә түгел, барлык халыкка өләшкән 35 финалчы арасында безнең Актаныш 
районыннан да 2 аш-су остасының булуы – бик матур күренеш. Алар – Югары Яхшый авылыннан Гөлчәчәк Мусина, Апач авылыннан Айзилә Рәхмәтуллина. 
Үзләренең бу “тәмле марафон”да катнашып финалга чыгуларына, Казан хәтле Казанга барып тәбрик сүзләре, дипломга ия булып кайтуларына бик шат безнең уңган кызларыбыз.
– Монда катнашуыбыз – бүләк өчен дә, үзебезне күрсәтер өчен дә түгел. Бу бары тик безнең татар халкының бик борынгыдан килгән аш-суга осталыгының юкка чыкмаганын күрсәтү иде. Әнкәйләребез әзерләгән өй күмәче, өчпочмак, кыстыбый, тәбикмәк, бәлеш, чәкчәкләр, тавык шулпасы һәм, хәтта  мичтә тәгәрәткән бәрәңгегә кадәр әле дә өстәлләребезне бизәп тора, буыннан-буынга күчә. Рәхмәт бу чараны оештыручы Раил Гатауллин, Розалия Килметова, 
Мәрьям Миңнеголова, “Тәмле булсын” 
рестораны җитәкчесе Резидә Хөсәеновага. Рәхмәт безнең инстаграм челтәренә куйган ризыкларыбызга бәя бирүче туганнарга, дусларга һәм, гомумән, республика татар хатын-кызларына. Шундый ярышлар киләчәктә дә үткәрелсен, татар телебез югалмасын, татар  ашлары өстәлләребезне бизәп торсын, сөекле Татарстаныбыз чәчәк атсын. Без үзебезнең татар кызлары булуыбыз белән горурланабыз, – диделәр алар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев