Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Түзмәдем, елый-елый кайтып киттем..."

28 март көнне ТНВ каналында Роберт Миңнуллин катнашлыгындагы "Ком сәгате" тапшыруын кабатлап күрсәттеләр.

Ул анда балачак хыяллары турында сөйләде. «Сигезенче классны бетергәч, Уфада сәүдә-кулинария училищесында 2-3 ай укыдым. Тугызынчы класска барасы килми. Әнкәй, каяндыр гәзиттән белдерү күреп, укып кара, диде. Аннары җибәргәндә, тамагың да тук булыр, өстең дә бөтен булыр, бик тырышсаң, берәр ресторан директоры да булырсың, дип минем күңелне күтәргән булды.

 Шушы әйбер минем күңелдә калды. Быел Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел (тапшыру 2017 елда яздырылган).Мин аңа багышланган китап эшләп чыгардым. Ул - безнең бөек кулинарыбыз. Балачактан килгән ниндидер әйбер, мине тартып китерде. Шунда конкурс булып, мин ашларга бәя дә биреп утырдым. Тәмлене аера беләбез бит», — дип сөйләде ул.

 Әмма Роберт Миңнуллин анда укый алмаган, кайтып киткән. «Ул фәкать әнкәйне, туганнарны сагыну хисе… Мине апаларга урнаштырдылар. Табигатьнең елак, кешене дә елата торган чак. Түзмәдем. Сигезне бетергән егет, елый-елый кайтып киттем. Ул елны колхозның бөтен эшен эшләдем. Минем колхозник кенәгәм дә бар», — дип сөйли шагыйрь.

Kiziltan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев