Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Унбишенче каттан егылып төшкән хатынны астагы балконда торучы ир-ат тотып алган

Бәхетле мизгелне шаһитлар видеога төшереп торган.

Иркутск шәһәрендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре бер хатынны һәлак булудан коткарып калган. Бу кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Хатын унбишенче каттагы балконнан егылып төшә. Шул мизгелдә аны астагы балконда торган ир-ат тотып кала. Күршедәге йорттан күзәтеп торган шаһитлар бу мизгелне видеога төшереп ала.

Вакыйга 18 мартта Байкал тракты янындагы «Море Солнца» торак комплексында була. 15нче каттагы фатирда яшәүче хатын ишекне эчтән бикли. Кадрлардан күренгәнчә, хатын үз-үзенә кул салмакчы була, диелә бу хәбәрдә. Бу хатын белән коткаручылар аралаша, алар хатынны мондый адымга бармаска күндерергә тырыша. Ләкин көйли алмыйлар.

Хатын балкон коймасына асылынып кала һәм бераздан кулын ычкындыра. Нәкъ шушы мизгелдә ундүртенче каттагы балконда басып торган ир-ат ярдәм итәргә өлгерә. Ул хатынның аякларыннан тота һәм үз янына сөйрәп кертә.

Реклама

Бәхетле мизгелне күреп торган шаһитлар алкышлый башлый.

Хатынны табибларга тапшыралар. Аның бите имгәнгән, диелә бу хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев