Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

«Вакытны туктатып торыгызчы...» Табиб булырга теләгән Актаныш кызыбыз ярдәмгә мохтаҗ

Менә инде ярты ел ут йотып яшәүче Татарстан гаиләсе Грециядә могҗиза көтә. 2019 елның ноябреннән андагы табиблар Актаныш районы Ахун авылы кызы Гөлгенә Сафинаны аңына китерү өчен көрәшә.

2019 елның 30 июнендә Гөлгенәнең Чаллыга имтиханга барышы булган. Ул Чаллы медицина көллиятенең өченче курсын тәмамлау алдында торган. Тик имтиханга барып җитү насыйп булмый: Гөлгенә юлдашлары белән һәлакәткә очрый. Баш мие имгәнә, умыртка баганасы өч урыннан сына.

— Ул көнне кичке сәгать 18.00 дән соң, авылдаш егете, дусты Фаяз Галләмов машинасы белән юлга чыктылар. Башка вакытта беркайчан да соңга калып җибәрми идем, ә бу юлы кичке алтыдан соң китте. Хәзер күпме сөйләсәң дә буласы булган инде, бер нәрсәне дә үзгәртеп булмый.

Минзәлә районы Аю авылы янында аларның каршысына машина килеп керә. Фаяз шунда үлә, тагын бер пассажир егет белән Гөлгенәне Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илтәләр. Ул анда реанимациядә 6 июльгә кадәр ятты. 7 июльдә вертолёт белән Республика клиник хастаханәсенә китерделәр. 14 октябрьдә реабилитациягә Казанның 7 нче хастаханәсенә күчерделәр, — дип сөйләде Гөлгенәнең әнисе Ландыш ханым.

Бу вакыт эчендә Гөлгенә тугыз операция кичерә. 7 нче хастаханәдә тернәкләнү курсыннан соң да кызчык аңына килә алмый.

— Чаллыда, Казанда ятканда да, хастаханәләргә күп тапкырлар муллалар чакыртып, өшкерттек, ясин дә укыткан идек, — дип сөйләде Ландыш ханым.

гаиләнең шәхси архивыннан

Россиядәге башка клиникалар да Гөлгенәне дәваларга алынмый. Тик ананың ярсу йөрәге моның белән килешә ала ди мени?! Менә аңына килер, сүз әйтер, әкренләп савыгыр дигән өметтә Ландыш кызының сәламәтлеге торышы турында мәгълүматларны чит илләргә юллый.

— 7 нче больницада 21 көннән дә озак тотмыйлар, анда да РКБдан юлламаны бик сорагач кына бирделәр. Безне Россиядә башка бер генә реабилитация үзәге дә алмады, чөнки кызыгызның аңы юк, без аңындагы кешеләр белән генә эшлибез, диделәр. Икенчедән, гомердә дә аңына килмәячәк, өмет юк, язмышы шундый, шуның белән килешегез, бернәрсә эшләтеп булмый, диделәр. Склифосовский институтына да җибәреп караган идем МРТларын.

Казанда яшәүче дустыбыз Альбина Шәйдуллина киңәше белән Гөлгенәнең баш мие МРТсын, выпискаларны төрле клиникаларга җибәрдек. Германия, Израиль, Испания, Грециядән чакырулар килде. Без күтәрә ала торган сумманы Грециядә генә тәкъдим иттеләр, шуңа монда килдек. 31 октябрьдән башлап, без Грециянең Салоники шәһәре янында урнашкан «Эвексия» тернәкләндерү үзәгендә дәваланабыз. Монда баш миенә шунт куйдылар, баш мие капкачын яптырасы бар. Гөлгенәгә әле бик озак вакыт реабилитация кирәк диләр врачлар. Бу бик күп акчалар дигән сүз. Мондагы реабилитолог әйтә: тернәкләнү озак һәм әкрен булачак, ди. Өметләнәбез инде, башка юл юк, — диде Ландыш Баһауова.

Гөлгенә бүген аңында түгел. Табиблар аны «вегетатив халәт»тә дип бәяли. Кеше комада түгел, күзләре ачык, ләкин зиһене юк, баш мие эшенә зур зыян килгән.

— Комада да түгел, аңында да түгел, шуны кеше дөрес итеп аңламый, күзе ачык булгач, аңында дип уйлылар. Аңында түгел шул, аңында булса, бик сөенер идек. «Вегетативное состояние» дигән шундый халәт була икән. Казанда 7 нче хастаханәдән «малое сознание» дип җибәргәннәр иде, әллә шул аңын да югалттымы икән хәзер дип тә уйлыйм инде, — дип ачыргалана Гөлгенәнең әнисе.

Ул Грециядә бер көн дәвалану 872 еврога төшкәнен әйтте.

— Монда бөтен яклап баш миен төрлечә стимуллаштыралар, аяк-кулларга электростимуляция ясыйлар, гимнастикасы бик әйбәт. Логопед та бар. Табиблар 10 нчы яртыдан кичкә кадәр шөгыльләнә. Аңына килүен көтәбез. Бөтен нәрсә шул аңына китерү өчен эшләнә. Белмим нәрсә эшләп карарга, — ди Ландыш ханым.

Гөлгенәнең якын дусты Рината Шәрәфиева белән элемтәгә кердек. Дуслары кулларыннан килгәнчә ярдәм итә, Гөлгенәнең үз араларына әйләнеп кайтуларын тели. Рината авариягә бер сәгать кала Гөлгенә белән язышканнары турында сөйләде.

— 2 июль көнне «Беренче медицина-санитар ярдәм» предметыннан имтихан иде. Гөлгенә шуңа килә иде. Ул көнне көне буе имтиханга әзерләнгәнен әйтте. Авариягә бер сәгать кала ул моңсу фотосурәтен һәм «вакытны туктатып торыгыз әле, зинһар» дип язып җибәрде, аннары элемтәдән югалды, — диде.

Рината Гөлгенә белән беренче курстан бирле дус булганнарын әйтте.

— Бик киң күңелле, яхшы дус ул. Ярдәм кирәк булганда, иң беренче булып, һичшиксез, ул киләчәк. Дуслары күп иде, компаниядә ут уйнатучы, компаниянең җаны иде ул. Гел «5» кә укыды, укытучылар аны гел сәләтле дип мактап килде. Кичләрен язышканда да, гел укыган, өйрәнгән чагы булыр иде. Гаиләсе — әти-әнисе, абыйсы белән горурланып сөйли иде. Авылда яраткан песиенең фотосурәтләрен безгә дә гел җибәреп торды. Дүртенче курстан соң диплом алгач, Ижевскига укырга керергә хыяллана иде. Табиб булып, кешеләргә булышып яшисе килә иде аның.

31 октябрьдә Казанга 7 нче хастаханәгә барган идем, аның белән сөйләштем, дуслары турында соңгы яңалыкларны сөйләдем. Тизрәк уянып, аңына килүен сорадым. Без аны бик яратабыз, тизрәк терелүен теләп, видеолар юллап торабыз. Аны да, гаиләсен дә беркайчан бәладә калдырмаячакбыз. Хәзер дәвалану һәм реабилитация өчен акча җыябыз. Без аны түземсезлек белән көтәбез. Очрашып, кочаклашасы килә, — дигән теләге белән уртаклашты Рината Шәрәфиева.

Якын арада Гөлгенәгә краниопластика үткәрү ниятләнә. Бу баш мие капкачын яптыру, баш мие сөякләрен торгызу операциясе. Аның бәясе 15.270 евро. Бер ай реабилитация 15 мең еврога төшә.

Яңа ел могҗиза бүләк итәр дип өметләник һәм гаиләгә ярдәм кулы сузыйк. Ярдәм итү өчен реквизитлар:

Сбербанк картасы — 4276 8620 2168 2101 Баһауова Ландыш Өлфәтовна

Ак Барс картасы — 2200 5301 2995 9151

 

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Чыганак: https://intertat.ru/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев