Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Волонтерлар Конституциядәге үзгәрешләрне аңлатачак

Буклетлар, листовкалар һәм брошюралар куелган махсус нокталар республиканың сигез шәһәрендә булачак.

Волонтерлар Татарстан халкына илнең төп документының ничек үзгәрәчәге турында сөйләячәк. Проектны тормышка ашыру планы турында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы утырышында фикер алыштылар.

«Конституция волонтерлары» проекты Россиянең төп законына кертелә торган үзгәрешләр турында халыкка мәгълүмат җиткерүгә юнәлдерелгән. Яз көне республикада, башка төбәкләрдәге кебек үк, аңлату чаралары узачак. Аларны «Конституция волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый корпусы штабы оештыра.

«Бу безнең өлкән иптәшләребез — Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан хупланган волонтерлык үзәкләре ассоциациясенең зур инициативасы һәм ул Үзәк сайлау комиссиясе [ РФ] тарафыннан хупланды. Хәзер илнең төрле субъектларында әлеге проектны тормышка ашыруга актив әзерлек алып барыла, һәм без читтә калмыйбыз», — диде «Татарстан Республикасы волонтерлар мәгълүмат-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры Айрат Мөбарәкшин.

Реклама

Проект кысаларында Татарстанда 30дан артык мәгълүмат ноктасы җәелдереләчәк. Алар күп функцияле үзәкләрдә, мәдәният йортларында, сәүдә үзәкләрендә урнаштырылачак. Волонтерларның сменалар графигы халык активлыгына бәйле рәвештә төзеләчәк. Мәсәлән, зур сәүдә үзәкләрендә көненә берничә смена оештырыла. Төп чараларны республиканың сигез шәһәрендә: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә үткәрергә планлаштыралар.

«Россиядә волонтерлык хәрәкәте - абсолют күтәрелештә һәм бу аның нигезендә безнең халыкта булган рухи-әхлакый кыйммәтләр ятуы белән бәйле», — диде Россия Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчесе Александр Бугаев. Ведомство бөтен ил буенча эшләүче күпчелек яшьләр оешмаларының эшчәнлегенә ярдәм итә, дип өстәде ул.

Исегезгә төшерәбез, 22 апрельдә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча бөтен халык тавыш бирүе узачак.д

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев