Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яхшы хезмәт итеп кайттылар

Актанышта яшәүче Марат Флүс улы һәм Гөлнара Флүс кызы Хәсәновларның шатлыклы көннәре.Воронежда хезмәт иткән уллары Илназ әле шушы көннәрдә генә армиядән кайтты.

Актанышта яшәүче Марат Флүс улы һәм Гөлнара Флүс кызы Хәсәновларның шатлыклы көннәре. Воронежда хезмәт иткән уллары Илназ әле шушы көннәрдә генә армиядән кайтты. Бер кулында – үзенә тапшырылган Мактау кәгазе, икенче кулында – часть командованиесенең әти-әнисенә юллаган Рәхмәт хаты.
“Яхшы хәрби хәзерлек күрсәткәне, хезмәттәшләренә үрнәк булганы, Ватан алдындагы  бурычларын намус белән үтәгәне өчен һәм элемтә гаскәрләре оешуга 100 ел тулу уңаеннан Илназ Марат улы Хәсәнов часть командирының Мактау кәгазе белән бүләкләнде”. Әлеге сүзләр һәрбер ата-анага да чиксез бәхет бүләк итәр иде.
Хәсәновларның олы уллары Альберт Марат улы да җәй уртасында Түбән Новгородтан хәрби хезмәтен үтәп кайткан. Аның да Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе егетләрнең үз бурычларын намус белән үтәүләре турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев