Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Якташыбыз Әлфия Авзалова республиканың күренекле шәхесләре рейтингында 22 урынны алып тора

30 гыйнвар көнне ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан республиканың күренекле шәхесләре өчен тавыш бирү башланган иде

Актаныш районын Әлфия Авзал кызы Авзалова татар эстрадасының күренекле җырчысы тәкъдим итә. 

Әлфия Авзалова халкыбызның легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты, җыр сәнгатендә иң тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе. Булганның булганы булып чыкты ул... Бөтен илне гизеп, күпме җырлар җырлап, халкыбызның моңын башкаларга җиткерү — моннан да зур эшләр кайда булыр? Әлфия Авзалованың таланты зур, ничәмә ничә миллион кешеләргә хезмәт иткән кеше начар кеше була алмый. Бу зур казаныш. 

Хәзерге вакытта Әлфия Авзалова өчен 85 кеше тавыш биргән.

Якташыбыз өчен түбәндәге сылтама буенча узып тавыш бирергә була: 100.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев