Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ярдәм янәшә!

Актанышка икенче тапкыр 660 тартма азык-төлек җыелмасы килде.

 

18  апрель көнне  Актанышка “Ярдәм янәшә!” акциясе кысаларында  икенче тапкыр 660 тартма азык-төлек җыелмасы килде. Аны шул көнне авыл җирлекләренә тараттылар. 19 май көнне исә Актаныш җирлеге буенча 208 кеше ул тартмаларны алды.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, авыр тормыш хәлләренә калган гаиләләргә ярдәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның күрсәтмәсе нигезендә, “Ак Барс” банкының игенәчелек ярдәме белән оештырыла.  Тартмага 1200 сумлык 13 төрле ризык тутырылган.

-Апрель ахырында шундый азык-төлек җыелмасы тартмаларын тараткан идек. Хәзер икенче катка алар килде.  Мондый төр ярдәм республикада җиде төр  категория гражданнарга бирелә.  Бездә дә шундый категориягә керүче 660 гаиләгә ярдәм күрсәтелә.  Болар айлык керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гражданнар. Араларында 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүчеләр, опека гаиләсендә тәрбияләнүчеләр, социаль яктан куркыныч гаиләләр, балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләр бар. 52 үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче, хәзерге пандемия вакытында авыр хәлдә калучыларны районның икътисад бүлеге билгеләде,   - ди район башкарма комитеты җиткәчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева.

Мондый ярдәмне алар июнь аенда ике тапкыр  тагын алачаклар, дип тә хәбәр итте ул.

Тармаларны кулларына алучыларның һәрберсе ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

-Әлеге ярдәмне икенче тапкыр алам. Ураза аенда шундый саваплы гамәл эшләүчеләргә зур рәхмәт, -ди Мөнирә Гыйләева.

- Бик зур рәхмәт инде безне шулай кайгыртканнары өчен. Тартмага гел кирәкле  азык-төлек тутырганнар. Безгә шактый вакытка җитте, -ди Әлфия Гафурҗанова.

undefined

undefined

undefined

undefined

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев