Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ӘЙДӘГЕЗ, ИСЕМ УЙЛЫЙК!

Якын киләчәктә 57 бистә дип телгә кергән аръякның бер өлешендә күпфатирлы берничә йорт төзү ниятләнә.

Якын киләчәктә 57 бистә дип телгә кергән аръякның бер өлешендә (каенлык белән аерылып торган ветеран йортлары ягында) күпфатирлы берничә йорт төзү ниятләнә. Бу урында балалар бакчасы да, спорт мәйданчыгы, якында гына кибете дә булган, үзенә күрә бер шәп торак комплексы булачак. Шәп булгач, аның исеме дә җисеменә туры килерлек булырга тиеш бит. “57 квартал”, “12 квартал” дигән коры саннар колакны иркәләми. Без әлеге саннарга хәтәр өйрәнеп бетсәк тә, читтән килгәннәр аңа бераз сагаеп, “квартал”ны “комплекс”ка алыштырып тәмам буталып бетәләр.

Әйдәгез исемен уйлыйк әле!
 

Кыска әммә үтемле итеп!
 

Матур яңгырашлы.
 

Үзегезнең фикерләрне ВК төркеменә комментарийларга языгызКем белгән, бәлки нәкъ менә сез тәкъдим иткән исем бирелеп, киләчәктә, буыннан-буынга мактанып сөйләрлек бер тарих булыр. Җиңүчегә аннан кала кечкенә генә бүләге дә булыр: “Фәләнев Фәлән, шушы урынга исем кушты” дигән сертификатны бүләк итәбез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев