Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Картлар өлешенә кул сузган, срок алган

Җәзасы ай-һай ачы булыр.

Яр Чаллыдагы банкның 35 яшьтәге элеккеге хезмәткәре, үзенең хезмәт хәлен кулланып, аеруча зур күләмдә чит кеше мөлкәтен урлау турындагы җинаять эше буенча гаепле дип танылды.

Бу җинаятьче хатын-кыз кассир-хисапчы булып эшләгән. Банк серен тәшкил итүче мәгълүматларны законсыз файдаланган. Шулай итеп, ул пенсионерларның 3,4 млн акчаларын урлаган. Зыян күрүчеләр - 2006 елдан үз акчаларын саклаганннар, өстәп кенә барганнар, алмаганнар. Алданган өч клиент та - пенсия яшенддәге ир-атлар.

Банк җитәкчелеге саллы итеп зыян күрүчеләргә  акчаларын тулысынча кире кайтарган. Ниһаять, үз акчасын алгач, зыян күрүчеләрнең берсе хәтта, кичергән стрессны искә төшермәсен өчен,  кертемче кенәгәсен хәтта ки яндырган. Яндырмыйча, шулкадәр мөлкәтеңнән мәхрүм була яз да...

Суд утырышында гаепләнүче җинаять кылуда гаебен таныган. Хөкем карары чыгарганда суд аның ике баласы булуын, җинаятьне тикшерүгә һәм ачуга актив ярдәм итүен, шулай ук судка кадәр урланган сумманы өлешчә кире кайтарганын исәпкә алган.

Нәтиҗәдә, бу акча үзләштерергә теләгән ханыма 3 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 4 ел рәвешендә җәза билгеләгәннәр, аңа билгеле бер йөкләмәләр йөкләгәннәр. Суд гаепләнүче ханымнан 3,3 миллион сумлык зыянны каплау исәбенә банк файдасына түләткән.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.

Бу хакта "Челнинские известия" сайтында коллегаларыбыз яза.

Соңгы вакытта, ни кызганыч, мошенниклар өлкәннәрне талаган, пенсионерларны алдаган дигән хәбәрләрне еш ишетергә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев