Сәламәтлек сагында рубрикасы буенча яңалыклар
-
6нчы июнь — Бөтендөнья корткычларга каршы көрәш көне!
2017 елдан башлап, ел саен 6 июньдә кайбер илләрдә Бөтендөнья корткычларга каршы көрәш көне яки Бөтендөнья корткычлар турында хәбәрдарлык көне билгеләп үтелә.
-
Йод җитмәү аркасында барлыкка килүче авырулар
Сатуда йодлы тоз бар, ризык әзерләгәндә аны куллану файдалы булуын «Мөслим-информ»дагы коллегаларыбыз яза.
-
31 май – Бөтендөнья тәмәкесез көн
Ел саен 31 май Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме белән “Тәмәкесез көн, тәмәкедән баш тарту көне” буларак билгеләп үтелә. Бу көн 1987 нче елда гамәлгә кертелгән. Әлеге чараның төп максатлары - кешеләрне тәмәке йогынтысыннан саклау, аларны тәмәкенең куркынычлылыгы турында кисәтү, тәмәкегә бәйлелек булдырмауда, бу начар гадәттән арынуда кешеләргә ярдәм итү, балалар һәм яшүсмерләр арасында тартуны булдырмау.
-
29 май-Бөтендөнья сәламәт ашкайнату көне
Ел саен 29 майда Бөтендөнья гастроэнтерологлар оешмасы инициативасы белән Бөтендөнья сәламәт ашкайнату (ашказаны эшкәртү) көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1958 нче елда оешма үз уставын кабул итә
-
21 май-СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне
Майның өченче якшәмбесендә дөньяда СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне билгеләп үтелә. 2023 нче елда бу дата 21 майга туры килә.
-
19 май - Бөтендөнья эчәк авыруларына каршы көрәш көне
. Бөтендөнья эчәк авыруларына каршы көрәш көне ел саен 19 майда билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә бу авыру диагнозлы кешеләрне яклау акцияләре уза.
-
18 май - Бөтендөнья СПИДка каршы вакцина яки ВИЧка каршы вакцина турында хәбәрдарлык көне
Барлыкка килгән иммун дефициты синдромы (СПИД) - ВИЧ-инфекция фонында үсеш ала торган һәм CD4+ лимфоцитлар санының кимүе, күпсанлы оппортунистик инфекцияләр, йогышлы булмаган һәм шеш авырулары белән характерлана торган халәт.
-
Доноры «Транснефть - Прикамья» сдали более 40 литров крови
Сотрудники предприятия приняли участие в акции по сдачи донорской крови в г. Перми.
-
Талпан энцефалитыннан зыян күрмик дисәгез, “Кайнар линия”гә шалтыратыгыз
2023 нче елның 15 нче маеннан 26 нчы маена кадәр вакыт аралыгында Яр Чаллы шәһәре гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Актаныш бүлекчәсе һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең район бүлеге тарафыннан “Талпан энцефалитын кисәтү хакында” “кайнар элемтә” оештырыла.
-
Быел Татарстанда илкүләм проект буенча 17 мең әби һәм бабай диспансеризация уза алды
Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә, авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне медицина оешмаларына диспансеризация үтәргә алып бару эше оештырылган.
-
Бүген Әнәктәге «Бабайда кунакта» ял паркын талпаннан зарасызландырдылар (фотолар)
Бүген санитария-эпидемиология хезмәткәрләре районда талпаннарга каршы профилактика эшләрен башлады. Карлар эреп бетеп һава торышы җылынуга, кыш буе йокыда булган җан ияләре дә уяна. Шул исәптән талпаннар да.
-
В новом центре трансплантации РКБ будут пересаживать кишечник, сердце и легкие
Полным ходом идет проектирование нового центра трансплантации и высокотехнологичной хирургии РКБ Татарстана. О том, каким он будет, в большом интервью «Татар-информу» рассказал главный врач клиники Рафаэль Шавалиев.
-
КАННЫ НИЧЕК СЫЕГАЙТЫРГА?
«Каным куе, диделәр. Аны ничек сыегайтырга?»- укучыбызга табиб җавабы.
-
«Земство докторы» программасы буенча 127 медицина хезмәткәре авылга эшкә кайтачак
2022 елда Татарстанда «Земство докторы» программасы буенча авыл җирлегендәге медицина учреждениеләренә 104 белгечне эшкә җәлеп итеп булган: шул исәптән – 83 табиб һәм 21 урта звено медицина хезмәткәрен.
-
Актаныш үзәк хастаханәсендә БСМП табиблары яңа технологияне сынап карады
Актаныш районы үзәк хастаханәсе һәм БСМП- Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе белән тыгыз элемтәдә. Бүген бездә яңа тәҗрибә- райондашларыбызның йөрәк тибешен цифрлы технологияләр ярдәмендә югары квалификацияле БСМП кардиологлары тыңлады.