29 май-Бөтендөнья сәламәт ашкайнату көне
Ел саен 29 майда Бөтендөнья гастроэнтерологлар оешмасы инициативасы белән Бөтендөнья сәламәт ашкайнату (ашказаны эшкәртү) көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1958 нче елда оешма үз уставын кабул итә
Бөтендөнья сәламәт ашкайнату көненең максаты - кешеләрнең игътибарын ашкайнату бозылу проблемаларына һәм аның белән эффектив көрәшкә җәлеп итү. Бу көнгә багышлап уздырылган чаралар гастроэнтерологик проблемаларга, аны дәвалау һәм профилактикалау ысулларына, сәламәт туклану принциплары һәм яшәү рәвешен яхшырту турында мәгълүмат таратуга багышлана.
Кешенең сәламәтлеге 50% тан артык аның яшәү рәвешенә бәйле, ә иң начар факторлар булып - рациональ булмаган туклану, хәрәкәт активлыгының кимүе һәм зарарлы гадәтләр санала.
Рациональ туклану - сәламәт яшәү рәвешенең төп элементларының берсе. Ул кешегә яшәү өчен кирәкле барлык матдәләрне бирә. Рациональ туклану тулы, ризык төрләре буенча төрле һәм компонентлары буенча кешенең яше, эшчәнлеге һәм сәламәтлеге торышына бәйле рәвештә балансланган булырга тиеш. Кешенең көндәлек рационында ризыкның барлык компонентлары булырга тиеш: аксымнар, углеводлар, майлар, витаминнар, микроэлементлар һәм балансланган нисбәттә. Ризыкның бер өлешен куллануны чикләүче теләсә нинди диеталар ашказаны-эчәклек эшчәнлегенең бозылуына китерүгә сәбәпче булырга мөмкин. Рациональ туклану принципларын үтәү сәламәтлекне сакларга һәм күп төрле авыруларны кисәтергә мөмкинлек бирәчәк. Рациональ туклану моделенең бозылуы һәм шуның белән бәйле рәвештә ашказаны органнары эшчәнлегенең бозылуы артериаль гипертония, йөрәк ишемиясе авыруы, шикәр диабеты, симерү һәм башка җитди авырулар үсешендә провокацион факторларның берсе булып тора.
Сәламәт туклануның мәҗбүри шарты булып ризык куллану режимы тора. Зурлар өчен иң кулай саналган режим - 4 тапкыр туклану. Өлкән яшьтәгеләргә, шулай ук артык гәүдә авырлыгы булган кешеләргә ешрак (көненә 5-6 тапкыр) кечкенә порцияләрдә ашарга киңәш ителә.
Артык ашау ашкайнатуны, матдәләр алмашынуны боза, симерү, атеросклероз һәм башка авырулар үсешенә китерә.
Ит белән чагыштырганда яшелчә ризыкларын эшкәртү җиңелрәк. Күбрәк җимеш һәм яшелчәләр кулланыгыз! Җимеш, яшелчәләр, ярма, чикләвек һәм башка үсемлек продуктларына фитохимик матдәләр керә, күренгәнчә аларның күбесе яман шеш авыруыннан саклый.
Майлы, татлы ризыкларны артык ашарга киңәш ителми. Ярымфабрикатлар, ысланган азыклар, «фастфуд»лар составында консервантлар, буяулар, артык тоз булуы ихтимал, ә алар үз чиратында эчәклек функциясе бозылуга һәм файдалы микрофлораны ярсытуга китерергә мөмкин.
Элементар гигиена кагыйдәләрен бозу эчәк инфекцияләре, азыктан агуланулар барлыкка килүгә этәрә.
Моннан тыш, даими физик күнегүләр, актив яшәү рәвеше эчәкнең шома мускулатурасын стимуллаштыруга һәм ашказаны эшкәртү процессына ярдәм итә.
"Ялкау эчәк ялкау тәндә утыра" дигән зирәк эйтем бар. Күп хәрәкәтләнүче кеше үзенең камил ашкайнатуын тәэмин итә, чөнки физик күнегүләр шулай ук эчәк эшчәнлеген стимуллаштыра.
Онытмагыз! Сәламәт ашкайнату системасы эффектив авырлыкны контрольдә тоту өчен генә түгел, яхшы кәеф өчен дә гарантия!
Татарстан Республикасында “Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Чаллы филиалының Актаныш районы бүлекчәсе
Ачык чыганаклардан алынган материаллар кулланып эшләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев