Инфраструктура рубрикасы буенча яңалыклар
-
"Актаныш юллары" 57 бистә урамнарын төзекләндерә (фотолар)
"Актаныш юллары" җәмгыяте төзүчеләре өчен урак өсте башланды.
-
АО «Транснефть - Прикамье» провело учения по ликвидации условного разлива нефтепродуктов
АО «Транснефть – Прикамье» провело комплексное учение по отработке оперативного реагирования на возможные нештатные ситуации. Мероприятие состоялось в соответствии с требованиями Постановления Правительства РФ по предупреждению и ликвидации разливов нефти и нефтепродуктов.
-
Кечкенә авыллардагы яшьләр өчен торакка бәйле махсус программа кабул итәчәкләр
Авылларда яшьләрне саклап калу—ул комплекслы мәсьәлә, дип саный республиканың яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов. “Яшьләргә нәрсә кирәк? Эш һәм торак кирәк. Тагын өченчесе — ял итүне оештыру. Алар бүген ачык дөньяда яши һәм кемнең ничек яшәвен күрә. Аларга да шундый мөмкинлекләрне булдырырга кирәк”, - ди министр.
-
Игътибар- Түбәләрдән кар ишелергә мөмкин!
"Хәвеф-хәтәр аяк астында" дигән әйтем кулланышыбызда еш булса да, тыныч кына җәүләп яки машинада китеп барганда да бәлагә юлыгырга, җәрәхәтләнергә мөмкинбез.
-
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов "Яшьлек" яшьләр үзәген тантаналы ачу буенча бурычлар билгеләде (фотолар)
Озакка сузылган төзекләндерү эшләре тәмамланып, танымаслык булып яңарган "Яшьлек" яшьләр үзәге тиздән үз ишекләрен ачачак.
-
Актаныш юлларында пөхтәлек булсын!
Соңгы ике көндәге һава торышы циклоннары үзгәрү безнең яшәешкә үзенчәлекләрен кертә:урам чатларында, күпфатирлы йорт ишегалларында, төрле муниципаль биналар алларында кар өемнәре өелеп ява. Юлай Низаев.
-
ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков «Яшьлек» яшьләр үзәгенең төзекләндерү барышы белән танышты
Балалар һәм яшьләр учреждениеләрен яңарту программасы кысаларында Актаныштагы «Яшьлек» яшьләр үзәгенә капиталь төзекләндерү уздырылды. Бүген-иртәгә яңартылган үзәк үз ишекләрен ачарга җыена.
-
Актанышның Үзәк чыршысын бизәүдә быел балалар да катнаша
Актанышның үзәк чыршысы, быел да хакимият бинасы каршындагы мәйданда үз урынын алырга әзерләнә. “Теплосервис” оешмасы төзүчеләре узган ел Мәскәү шәһәреннән кайтартылган яшел гүзәлкәйне аякка бастыра.
-
Райондагы 30 йорт "Газга тоташтыру” федераль программасы буенча зәңгәр ягулыкка тиенәчәк
Өйдә бер тапкыр кул белән борып газ плитәсен кушып җибәрергә, шулай ук йортыбызны бер проблемасыз җылытырга күнеккән безләргә газ кертү проблемасы үзеннән үзе чишеләдер кебек тоела. Әмма газ кертә алмыйча яшәүчеләр дә бар. Алар бүген дә йортларын күмер, утын ягып яки электр белән җылытырга мәҗбүр.
-
Башкортстан делегациясе район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә Актанышның икътисади үсеш тәҗрибәсе белән танышты
Актаныш районы Башкортстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә әзер.
-
Район Советы сессиясеннән: Фоат Фазлыев «Төзекләндерү сферасы муниципаль контроле” өчен җаваплы итеп билгеләнде
Район Советының кичә, 15 ноябрь көнне булып узган чираттагы сессиясендә депутатлар “Муниципаль контроль» буенча карар кабул итте. «Төзекләндерү сферасы муниципаль контроле” өчен җаваплы итеп Башкарма комитетның Инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Фоат Фазлыев билгеләнде.
-
Түбән Гәрәй авылында ТР Кулланучылар берлегенең райондагы дүртенче кибете ачылды: Товарлар күп һәм очсыз (фотолар)
Бүген район җитәкчелеге катнашында Түбән Гәрәйдә авыл кибетен ачу тантанасы булды.
-
Актанышта индивидуаль җылытулы йорт төзелеше башланачак
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды Актаныш районында индивидуаль җылытулы 24 фатирлы торак йорт төзи башлаячак. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
МӘСӘДЕДӘ СПОРТ МӘЙДАНЧЫГЫ ӘЗЕР: Җирлек башлыклары авылның яңа объектын карады
Мәсәде авылында яшьләр азаеп барса да, җирлек башлыгы Флүрә Минһаҗетдинова кул кушырып утыра торганнардан түгел. “Җәен авылыбыз гөрләп тора”, -ди башлык.
-
Быел Актанышта балалар мәйданчыкларын төзү өчен үзара салымнан 800 мең сум акча каралган
2021 елда Актаныш авыл җирлегендә яшәүчеләрдән җыелган үзара салым акчасына дәүләт ярдәмен дә кушып 13 миллион 120 мең сум акча җыелды.