Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Әфганчы авылдашым, укучым

Иске Кормаш балалар бакчасында әфганчы Фикус Габдулла улы белән очрашу булды. Иң әһәмиятлесе, бигрәк тә, балаларның күңеленә кереп калганы: хезмәт иткән вакыттагы солдат киемен киеп килгән иде ул.

Балалар, ата-аналар белән берлектә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган музей оештырдык. Анда әти-әниләр ясаган экспонатлар, орден-медальләр, истәлекле фотолар, хатлар тупланды. Тәрбияче Лилия Фәрдиева җитәкчелегендә балалар белән видеолар, альбомнар карадылар, әңгәмәләр үткәрелде.

Фикус абыйлары хезмәт иткәндә ясалган альбомын, һәр көнен язып барган блокнотын очрашуга алып килгән иде. Балалар биргән сорауларга җавапларны мавыктыргыч итеп сөйләде, солдат хезмәтенең кызык якларын искә алды.

Фикус Хамматуллин – минем укучым. Мәктәптә укыганда да бик тәртипле, тыныч, ярдәмчел иде. Бу сыйфатлары аны хәзер дә бизи. Тикмәгә генә, мәрхүм әнисе аны “Алтын баганам” дип йөртмәгәндер.

Фикус Габдулла улы 1962 елның 6 гыйнварында Иске Кормаш авылында туган. Иске Кормаш мәктәбендә VIII сыйныфны тәмамлап, 1977 елда Актанышка училищега укырга керә. 1980 елда тракторчы-машинист, слесарь, автомобиль йөртүче һөнәрен үзләштерә. Шул елны армиягә алына. Ашхабад шәһәрендә 6 ай укуда булганнан соң, Әфганстанга җибәрәләр аны. Анда командир урынбасары, өлкән сержант булып хезмәт итә. Медаль, орденнар белән бүләкләнә. Авылга 1982 елның декабрендә кайта. 1983 елда Төмән шәһәренә барып, слесарь булып эшкә урнаша. Бер елдан Нефтеюганск шәһәренә китә, анда машина йөртә. Ул нефть компаниясендә хезмәт куя. Шунда техникумда укып, механик һөнәрен үзләштерә.

1988 елда Иске Кормаш авылы кызына өйләнә. Ике балалары бар. Уллары Айрат Томск шәһәрендә институт тәмамлый, нефть компаниясендә инженер. Кызлары Зилә Сургут шәһәрендә медицина институтында укый, 6 нчы курста.

Фикус Хамматуллинга Нефтеюганск нефть компаниясендә төрле вазыйфалар башкарырга туры килгән. Бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, хезмәт ветераны исеме ала. 2018 елга кадәр эшли. Хәзерге көндә лаеклы ялга чыгып, Иске Кормаш авылына яшәргә кайтты. Үзенең хезмәтен саклау эшендә дәвам итә.

Гаиләләре белән тынгысыз, спорт ярышларында да катнашалар, йорт җирләре балкып тора. Аларның яшәү рәвеше балаларга гына түгел, авылдагыларга да үрнәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев