Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Корыч айгырны иярләгән дәү әнием

Ул үзенең әтисе һәм абыйлары үрнәгендә һөнәр сайлый.

Дәү әнием авыл тормышын яратып яши. Бар тормышын хезмәткә багышлаган. Берничә төрле һөнәр үзләштерсә дә, механизатор булу теләге көчлерәк була.

Ул үзенең әтисе һәм абыйлары үрнәгендә һөнәр сайлый.  1981 елдан башлап нинди генә төр техникада эшләмәгән! Колхозлар чорында да, хуҗалык итүнең яңа формасына күчкәч тә икмәк игә ул. Соңгы елларда дәү әтием белән  бергәләп комбайнда эшли.

Дәү әнием дөньяда бер генәдер, аның кебекләр башка юктыр сыман тоела үземә. Авылда да, районда да бер генә бит ул! Биш бала үстереп, шул ук вакытты тракторда эшләргә өлгергән ана.

35 ел техникада эшләп, җәмгыятькә үзеннән зур өлеш керткән, бик күп мактау кәгазьләренә, бүләкләргә лаек булган Илгизә Габдрәшитова әле дә елмаеп, иңне-иңгә куеп, дәү әтием Дилфас белән хуҗалыкта трактор янында кайнаша. Мин шундый дәү әнием һәм дәү әтием булу белән горурланам! Киләчәктә үзем дә алар үрнәгендә  җәмгыятькә кирәкле һәм файдалы кеше булырга телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев