Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Безнең блогер Төньяк Кореядагы алкогольгә фаш итте

Россия тревел-блогеры һәм сәяхәтче Төньяк Кореяда булган һәм җирле кибетләрдәге алкоголь бәяләре хакында сөйләгән.

Бу хактагы мәгълүматны ул «Дзен» платформасындагы шәхси блогына чыгарган.

Басма авторы билгеләп үткәнчә, иң арзан алкоголь эчемлек традицион Корея соджу аракысы булып чыккан. 

— Анда 37,5 градус, аны дөгедән ясыйлар, азык-төлек пайклары составында хезмәт хакына өстәмә итеп бирәләр, максималь арзанлы пластик савытларда саталар, — дип язган ул. — Бәясе — 0,5 литр өчен 38 сум. Пыяла шешәдә шундый ук аракы кыйбатрак тора.

Ватандашыбыз сүзләренчә, күп кенә туристик урыннарда соджны женьшеннан ясалганны саталар. Шул ук вакытта җирле халык мондый эчемлекне эчми: кыйммәт һәм аны эчүне мәгънәсез саныйлар. Алар аны «читтән килгәннәр өчен» продукт дип атыйлар. 

— Аның бәясе инде сизелерлек югарырак: 6 алып 12 долларга кадәр (536дан 1000 сумга кадәр), — дип өстәде ул. — Биредә безнең ил аракысы 9,5дән 12,5 долларга кадәр яки 900 башлап 1,2 мең сумга кадәр тора.

Менә шундый хәлләр, җәмәгать! Ни дисәң дә, безнең илдә җитешетерелгәне яхшырактыр. Ә шулай да хезмәт хакларыбызга да аракы өстәп бирүне бер дә күзаллыйсы да килми! Россиядә яшәү белән бәхетлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев