Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Бүген - 15 апрель - халыкара экологик белем көнен билгелиләр

Туган ягыбызның хозур табигатенә карата сакчыл карашта булыйк, дуслар!

Чишмә 

Юл буенда чишмә бәреп чыкты, 
Каты токымнарны аралап. 
Ташлар арасыннан чылтыр-чылтыр 
Юллар сала үзе чамалап. 
 
Карап торам, чишмә бик кечкенә, 
Ләкин суы бетми һич кенә. 
Көмеш суын алып учларыңа, 
Рәхәтләнеп эч тә эч кенә. 
 
Тик кешеләр һаман игътибарсыз 
Чишмә җыры-нурлы сүзенә. 
Ком салалар аны туктатырга, 
Таш салалар зәңгәр күзенә. 
 
Ә ул янә үзенекен итә, 
Тишеп чыга асфальт, ташларны. 
Боргаланып озын юллар үтә, 
Барган юлы берәр туктармы! 
 
Менә елга. Чишмә шунда төшә, 
Әнисенә килгән баладай. 
Елга ала аны кочагына, 
Кечкенәсен сөйгән анадай. 

Әгъдәл САФИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев