Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Чыршы сайлый белегез!

Ничек өйрәнергә дисезме? Үзебез өйрәтеп бирәбез! Урман купшыкаеның хуш исләре бигрәк тәмле бит.

  • Беренчедән, чыршының кайчан киселгән булуын ачыкларга кирәк. Моның өчен иң аскы ботагын сындырып карыйлар. Әгәр ул тиз сынса, чыршы күптән киселгән дигән сүз. Кәүсәнең киселгән урынының төсенә дә игътибар итәргә кирәк. Караңгы төстә икән, чыршы энәләрен тиз коячак.
  • Ботакларын аз гына бөгеп карарга кирәк, алар сынарга тиеш түгел. Кире үз хәленә кайтса, бу – яшь агач. Аның исе ныграк чыга. Үз халәтенә кайтып ук бетмәсә, мондый гүзәлкәйдән әллә ни ис көтмәскә кирәк.
  • Чыршыны тезеп куйган җиреннән күтәреп карарга да иренмәгез. Әгәр энәләре җиргә коелган икән, аны алудан мәгънә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев