Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Дару үләннәрен киптерү серләре

Шифалы үләннәрне күпләп җыючы райондашларыбыз үзләренең киңәшләрен бирде. Ә без аларны үз чиратыбызда блокнотларга язып алган идек.

  • Кибәргә куелган үләннәрне кояшта тотарга ярамый. Аны бераз үтәли җилле урында, саф һавада киптерергә кирәк. Үлән киптерү өчен иң яхшы урын – чорма.
  • Ромашка, мәтрүшкәләрне, каен яфрагын бәйләм итеп җыеп элеп киптерсәң яхшы.
  • Үлән тамырлары кояшта яхшы кибә.
  • Бака яфрагы белән үги ана яфрагын кәгазьгә берәмләп куеп киптерергә кирәк. Өсте-өстенә салынса, алар кибә алмый, каралып чери башлаячак.
  • Бер-ике көннән аны икенче ягын әйләндереп тә киптерәсе була.
  • Һәр төр үләнне аерым киптерергә кирәк. Киптергәч, аның кайсы үлән икәнлеген, кайчан җыелганлыгын язып куярга да онытмагыз.
  • Кипкән үлән озаклап тузан җыеп ятарга да тиеш түгел. Шуңа күрә аны кибүгә үк урнаштырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев