Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Кәбисә елы якынлаша

Дүрт елга бер генә килә торган 366 тәүлекле ел күпләрдә шик-шөбһәләр тудыра, имеш-мимешләргә сәбәпче була. Фәнни яктан мондый ышанулар исбатланмаганлыгын онытмагыз.

  • Кәбисә елы якынлаша, дуслар. Дүрт елга бер генә килә торган 366 тәүлекле ел күпләрдә шик-шөбһәләр тудыра, имеш-мимешләргә сәбәпче була. 29 февраль булган ел "Кәбисә елы" дип атала. Бу көнне туган кешеләр туган көнен ничек бәйрәм итә икән, дигән сорау да еш туадыр.
  • Мондый ел белән күп кенә ышанулар һәм юраулар бәйле. Күпләр кәбисә елын уңышсыз ел дип саный. Мондый ел кешелеккә бәла-казалар һәм катаклизмнар китерә, дигән ышану да бар, шуңа күрә бу вакытта үзеңне тыныч тотарга һәм күзгә артык чагылмаска кирәк. Шунысы да бар: фәнни яктан мондый ышанулар исбатланмаган.
  • Ышанулар буенча, кәбисә елында эшне үзгәртергә ярамый, югыйсә, яңа урында озак тормыйсың. Үз эшеңне башларга, яки яңа торак сатып алырга киңәш ителми, диләр. Хәтта кайберәүләр ремонт ясаудан да курка.
  • Һәм иң мөһиме - якыннарыңнан башка беркемгә дә киләсе ел планнары турында сөйләргә ярамый, югыйсә, алар тормышка ашмаячак. Шулай ук, андый елда йорт хайваннары алырга, сәяхәт итәргә һәм өйләнергә-кияүгә чыгарга ярамый, имеш.
  • Мондый ышанулар безгә Көнчыгыш мәдәниятеннән күчкән булырга мөмкин, чөнки анда дүрт саны (ә кәбисә елы дүрт елга бер тапкыр була) бик яхшы билге дип исәпләнми. Әгәр дә сез яхшылык турында уйлыйсыз һәм курыкмыйсыз икән, кәбисә елы сезгә күңелле сюрпризлар гына китерәчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев