Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Татарстанда көннәр салкынайта

Бүген, 20 июльдә, көнбатыштан килгән атмосфера фронты йогынтысы аркасында Татарстанда температура фоны төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Урыны белән, шул исәптән Казанда да, кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин.

Көньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан 8-13 м/с көчле җил булачак Кайвакыт ул 15-20 м/с кадәр көчәячәк (ТР башкаласында 18 м/с кадәр генә), дип билгеләп үтә синоптиклар.

Төнлә Татарстан буенча һава температурасы 13,5 градустан (Кукмара метеостанциясе мәгълүматлары буенча 2.30) 16,4 градуска кадәр (Казанда Фәйзи һәм Бигичев урамнары киселешендә пычрануны күзәтү пункты мәгълүматлары буенча 2.19) тәшкил итте.

Көндез һава 20-25 градуска кадәр җылыначак (республика башкаласында +21, +23 градуска кадәр), дип хәбәр итә метеорологлар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев