Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Бүген Россия почтасы көне: Бәйрәм мөбарәк, эшләр уң булсын!

Россия Федерациясе Президенты Указы белән кабул ителгән һәм июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелүче Россия почтасы көне илебездәге иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Бәйрәм уңаеннан мөхтәрәм райондашыбыз, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, мөхәрриятебез алдында эшләп килүче «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы Фәймә Зайнуллина бик матур шигырь иҗат иткән.

Котлыйк бүген бергә-бергә 
Почта хезмәткәрләрен! 
Аларның бәйрәме икән, 
Котлыйк әле үзләрен. 

Интернет үтеп керсә дә, 
Кирәк әле һаман да 
Элемтә бүлеге аша 
Аралашу тагын да. 

Матбугатка язылабыз 
Элемтә бүлегендә, 
Сирәк-мирәк хат та язып 
Салгалыйбыз бүген дә. 

Посылкалар йөреп тора 
Нәкъ менә почта аша, 
Чит илләр белән дә әле 
Элемтәбез тоташа. 

Кайтарырга мөмкин хәзер 
Чит илдән төрле товар, 
Заказлы, кыйммәтле хатлар, 
Бандероль-посылкалар. 

Бәйрәмегез котлы булсын, 
Почта хезмәткәрләре! 
Почтальоннар хезмәте 
Безгә бик кирәк әле! 
9.07.2023. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев