Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Бу атнага йолдызнамә: Кызларга эштә ныклык, үҗәтлек күрсәтергә кирәк

Йолдызнамә | 31 октябрь – 6 ноябрь.

 

Кучкар (21.03 – 20.04) Тормышыгызның яхшыра баруын күреп сөенерсез. Күңелле яңалыклар, дус-ишләрегез белән җылы очрашулар, романтик рухтагы күрешүләр көтегез. Кыскасы, эштә дә, өйдә дә, күңелдә дә – тәртип.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Тирәгездәгеләрдән 100 процентка бирелеп эшләүләрен таләп итмәгез. Аларны дустанә җылы караш, тәмле сүз белән рухландырырга кирәк хәзер. Шулай гына барысы да җайлы барачак.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Тормышыгызның барлык өлкәләрендә уңыш киң итеп елмаерга тора. Эштәге кыенлыклардан котылып калачаксыз, сөйкемлелек белән кемнәрнеңдер башын әйләндерәчәксез, акчагызны исктиткеч дәрәҗәдә дөрес һәм бәрәкәтле тотачаксыз. Җыеп кына әйткәндә, үзегезне иң бәхетле кеше кебек хис итәчәксез.

Кысла (22.06 – 22.07) Бердәнберегезнең ярдәменә таянып, зур эшләр башкарырсыз. Тормышыгызның төрле өлкәләрендә күңелгә сары май булып ятардай көтелмәгән хәлләр килеп чыгасын белеп торыгыз. Бары тик кемнәрнеңдер килделе-киттеле киңәшләрен генә тотмагыз.

Арыслан (23.07 – 23.08) Башкаларның эшенә тыгылмагыз – начар булып сез калачаксыз. Игътибарны үз бурычларыгызны үтәүгә, көндәлек мәшәкатьләрне башкаруга гына юнәлтегез. Иң күңеллесе – матди хәлегезнең яхшыруын көтегез.

Кыз (24.08 – 22.09) Эштә ныклык, үҗәтлек күрсәтергә кирәк. Моңа ирешелсә, җитәкчегездән мактау сүзләре ишетү генә түгел, саллы гына премия дә алырсыз. Иң мөһиме – тырыш һәм намуслы булыгыз.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Ике киңәшне тотсагыз, уңышка ирешәчәксез. Беренчедән, үзегезгә күпне йөкләмәгез – булдыра алмавыгыз бар. Икенчедән, эш вакытын шәхси вакыт белән бутамагыз, юкса…

Чаян (24.10 – 22.11) Кеше арасына ешрак чыгыгыз, дип киңәш бирмәкче йолдызлар. Яңа танышларыгыз пәйда булып, сезгә алар зур файда китерәчәк. Моңа үзегез үк бик тиздән инаначаксыз!

Укчы (23.11 – 21.12) Кемнәр беләндер тормыш тәҗрибәсе уртаклашырга туры килер. Бу исә күңел күтәренкелегенә китерер. Бердәнберегез матур яңалыклары белән куандырыр. Атна ахырында кесәгезгә саллы гына күләмдә акча керер.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Күңелегез ниндидер үзгәрешләр тели сыман. Аңа төрле ысуллар белән ирешергә мөмкин. Гап-гади юлны сайларга – өс-башны алыштырудан башларга!

Сукояр (21.01 – 19.02) Азга гына бала ролендә булып алыгыз. Ваемсызракка әйләнеп, тормыш агышына тулысынча бирелегез. Бераз ял итеп, көч җыю өчен шулай кирәк.

Балык (20.02 – 20.03) Инде онытылып ук бетә язган планнарыгыз кылт кына искә төшәчәк. Ни гаҗәп: алар эһ иткәнче тормышка да ашып куячак. Дусларыгыз арасыннан берсе үзегезне татлы уйларга этәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев