Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Быелгы уку елына кәгазь көндәлек сатып аласымы?

Кәгазь көндәлекләр генә әле дә булса замана шаукымына бирешми. Укучыларның букчасында ел саен урын табылып тора аларга.

 Сез дә игътибар иткәнсездер,  “Электрон көндәлек һәм өлгереш журналы” кебек электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләргә халык арасында ихтыяҗ артканнан арта бара.  
 Мәктәпләрдә электрон журналлар системасын булдыру турында сүз инде 2006 елда ук таралган иде.  Әйтелгән сүздә генә калмады,инде 2010-2011 уку елында Татарстанның күпчелек мәктәпләре шул системага күчеп, укучыларның билгеләрен мәктәп журналы, көндәлеккә кую белән генә чикләнмичә, Интернет челтәрендәге махсус сайтка да урнаштыра башлады. Нәтиҗәдә, әти-әниләр  сабыеның ничек укуын, тәртибен Интернет челтәренә кереп кенә дә карарга өйрәнде. 

Әкренләп кәгазь журналлар бөтенләй гамәлдән чыкты. Кәгазь көндәлекләр генә әле дә булса замана шаукымына бирешми. Укучыларның букчасында ел саен урын табылып тора аларга. Укытучы да, нәкъ элекке кебек, дәрестән соң аңа билге төшереп, имзасын  куя. 

Кибет киштәләрендә төрледән-төрле көндәлекләр күпләп күренә башлады. Димәк, быел да,кәгазь көндәлекләр яңа хуҗаларына ияреп, мәктәпкә барачак. Ата-ана һәм укытучы арасындагы элемтә өзелми дигән сүз бу. 

Районның мәгариф бүлегендә дә  яңа уку елына көндәлекләрнең һичшиксез кирәк булуын искәрттеләр. 

Бәяләренә килгәндә, тышкы кыяфәтенең купшылыгына, эчендәге мәгълүматнең байлыгына карап, алар төрле. Уртача 40-50 сум тирәсе. Иң гади көндәлекнең бәясе исә уртача 25 сум. Башлангыч сыйныфларда көндәлек алуга ниндидер таләпләр куелса, өлкән сыйныфлар аның үзләренә ошаганын сайлый. Иң мөһиме, яңа уку елында  яхшы билгеләр генә куелсын иде көндәлеккә! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев